САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня Радио

Җиңүчеләр буынына чиксез бурычлы без!

Та­тарс­тан Республикасы Пре­зи­ден­ты №11-861 Ука­зын, Бө­ек Җи­ңү­нең 70 ел­лы­гы­на хә­зер­лек ча­ра­ла­ры пла­нын үтәү мак­са­тын­нан, 2013 ел­ның 1 ав­гус­тын­да рес­пуб­ли­ка­ның Хез­мәт, мәш­гуль­лек һәм со­ци­аль як­лау ми­нистр­лы­гы "Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ел­ла­рын­да Җи­ңү­нең 70 ел­лы­гын бәй­рәм итү бе­лән бәй­ле ча­ра­лар­ны оеш­ты­ру һәм үт­кә­рү ту­рын­да"­гы бо­е­рык­ игъ­лан итте. Бү­ген­ге көн­дә ра­йон тер­ри­то­ри­я­сен­дә 1350 ве­те­ра­н...

Та­тарс­тан Республикасы Пре­зи­ден­ты №11-861 Ука­зын, Бө­ек Җи­ңү­нең 70 ел­лы­гы­на хә­зер­лек ча­ра­ла­ры пла­нын үтәү мак­са­тын­нан, 2013 ел­ның 1 ав­гус­тын­да рес­пуб­ли­ка­ның Хез­мәт, мәш­гуль­лек һәм со­ци­аль як­лау ми­нистр­лы­гы "Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ел­ла­рын­да Җи­ңү­нең 70 ел­лы­гын бәй­рәм итү бе­лән бәй­ле ча­ра­лар­ны оеш­ты­ру һәм үт­кә­рү ту­рын­да"­гы бо­е­рык­ игъ­лан итте. Бү­ген­ге көн­дә ра­йон тер­ри­то­ри­я­сен­дә 1350 ве­те­ра­н яши. Алар­ның 58 е - су­гыш­та кат­на­шу­чы­лар һәм су­гыш ин­ва­лид­ла­ры, 1265 е - су­гыш ел­ла­рын­да тыл­да хез­мәт ку­ю­чы­лар, шул исәп­тән 258 су­гыш, 27 су­гыш­та һә­лак бул­ган ве­те­ран­ның тол ха­тын­на­ры.

Ра­йон со­ци­аль як­лау бү­ле­ге "Без­нең ка­дер­ле ве­те­ран" ак­ци­я­се кы­са­ла­рын­да ад­рес­лы шәх­си эш алып ба­ра. Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се Пре­зи­ден­ты­ның № 1438 Ука­зын үтәү йө­зен­нән, ра­йон­да 90 яшь­лек һәм ан­нан өл­кән­рәк юби­лей да­та­ла­рын бил­ге­ләп үтү­че ве­те­ран­на­р кот­ла­на. Котлауда район хакимияте, җаваплы оешма вәкилләре катнаша. Бу гамәл күркәм традициягә әверелде. Ветераннар мондый чараларны үзләре дә көтеп алалар, очрашуларда үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирәләр. Быел, әйтик, район буенча 45 ветеран-юбилярга Россия Президенты котлавы тапшырылды.Су­гыш ве­те­ран­на­ры һәм ин­ва­лид­ла­ры­ның яшәү шарт­ла­рын ях­шыр­ту дәү­ләт то­рак по­ли­ти­ка­сы­ның төп юнә­ле­ше бу­лып то­ра. Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се Пре­зи­ден­ты­ның Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ве­те­ран­на­рын то­рак бе­лән тәэ­мин итү ту­рын­да­гы №714 Ука­зы, Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Ми­нистр­лар Ка­би­не­ты­ның мах­сус ка­ра­ры ни­ге­зен­дә, то­рак шарт­ла­рын ях­шыр­ту­га мох­таҗ дип та­был­ган 371 су­гыш ве­те­ра­ны һәм алар­ның га­и­лә әгъ­за­ла­ры­ның 366 сы­ның то­рак шарт­ла­ры ях­шыр­тыл­ды. Бү­ген­ге көн­дә исем­лек­тә чи­рат­та 5 ве­те­ран то­ра. Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се Хө­кү­мә­те­нең хәр­би хез­мәт­кәр­ләр­гә ай­лык ак­ча­ла­та ком­пен­са­ци­я­ләр тү­ләү ту­рын­да­гы фе­де­раль за­ко­ны ни­ге­зен­дә, хәр­би хез­мәт, хәр­би җы­ен ва­кы­тын­да яки ан­нан азат ител­гәч ал­ган хәр­би трав­ма ни­ге­зен­дә ин­ва­лид­лык би­рел­гән хәр­би хез­мәт­кәр­ләр­гә һәм граж­дан­нар­га, ва­фат бул­ган ин­ва­лид­ның, хәр­би хез­мәт­кәр­нең, хәр­би җы­ен­нар­га ча­кы­рыл­ган ке­ше­ләр­нең га­и­лә әгъ­за­ла­ры­на ай­лык ак­ча­ла­та тү­ләү би­ре­лә. Аның кү­лә­ме ин­ва­лид­лык­ның төр­ке­ме­нә ка­рап бил­ге­лә­нә. Ра­йон­да су­гыш ве­те­ран­на­ры һәм ин­ва­лид­ла­ры­на то­рак һәм ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен тү­ләү­дә 50 про­цент таш­ла­ма яса­ла, ә тыл хез­мәт­чән­нә­ре­нә ай са­ен 566 сум кү­лә­мен­дә ак­ча­ла­та тү­ләү би­ре­лә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек кысаларында һәм Ленинград блокадасы өзелүнең 70 еллыгы уңаеннан, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Иделдә Казан-Санкт-Петербург-Казан маршруты буенча теплоходта круиз планлаштыра. Анда безнең районнан тыл ветераны Даимә Вәлиева катнаша.

Җә­лил карт­лар һәм ин­ва­лид­лар ин­тер­нат-йор­тын­да 124 инвалид һәм өлкән яшьтәге ке­ше тәрбияләнә, алар­ның 14 е - тыл ве­те­ра­ны. Ин­тер­нат­та ве­те­ран­нар­ның һәр­кай­сы бе­лән да­и­ми ае­рым эш алып ба­ры­ла. Бар­лык тыл хез­мәт­чән­нә­ре өчен өй­не­ке­нә мөм­кин ка­дәр якын­рак шарт­лар бул­ды­рыл­ды. Бүлмәләрдә те­ле­ви­зор, су­ыт­кычлар ур­наш­ты­рыл­ды, идән­нәр­гә па­лас җә­ел­де, сте­на­лар­га ко­вер элен­де. Кай­бер бүл­мә­ләр­дә кон­ди­ци­о­нер­га тик­ле бар. Урын­да яту­чы ве­те­ран­нар өчен тән ти­шел­мәү­гә кар­шы мат­рас­лар һәм юеш­лән­ми тор­ган мат­рас тыш­лыкла­ры алын­ды. Ин­ва­лид­лык төр­ке­ме бул­ма­ган ве­те­ран­нар­га ме­дик-со­ци­аль экс­пер­ти­за үт­кә­рел­де һәм шәх­си ре­а­би­ли­та­ция прог­рам­ма­ла­ры рәс­ми­ләш­те­рел­де. Ре­а­би­ли­та­ция-тех­ник җи­һаз­лар - кул­тык та­як­ла­ры, ко­ляс­ка, йө­рү җай­лан­ма­ла­ры, сең­де­рү­че ки­рәк-ярак­лар алын­ды. Бар­лык тыл ве­те­ран­на­ры­на со­ци­аль пас­порт­лар рәс­ми­ләш­те­рел­де. "Ту­ган як" прог­рам­ма­сы кы­са­ла­рын­да ве­те­ран­нар­ның ту­ган як­ла­ры­на ба­ру­лар оеш­ты­рыл­ды. Аль­бом ясау өчен, тыл ве­те­ран­на­ры­ның тор­мыш юлы ту­рын­да мәгъ­лу­мат­лар җы­е­ла. "Без­нең ве­те­ран­нар" ди­гән стенд да­и­ми яңар­ты­лып то­ры­ла. И.Фи­ла­то­ва те­лә­ген ис­кә алып, аның бүл­мә­сен­дә до­га уку поч­ма­гы оеш­ты­рыл­ды. Ве­те­ран­нар­га ял һәм про­гул­ка өчен шарт­лар ту­ды­ру мак­са­тын­нан тер­ри­то­ри­я­дә тө­зек­лән­де­рү эш­лә­ре алып ба­ры­ла. Ве­те­ран­нар­ның тор­мыш-көн­кү­реш шарт­ла­рын ях­шыр­ту­га "Бар­лык ке­ше дә фай­да­ла­на алыр­лык мо­хит" прог­рам­ма­сы уңай йо­гын­ты яса­ды. Бу уңай­дан Җә­лил карт­лар ин­тер­нат-йор­ты­на 5 мил­ли­он сум ак­ча бү­леп би­рел­де. Сәламәтлекләрен ныгыту, физик активлыкларын арттыру, психологик халәтләрен яхшырту максатыннан, 2014 елнын май аенда "Шәфкать" үзәгендә 24 сугыш ветераны һәм инвалидына бушлай ял оештырылды. Һәр ветеран югары уңайлылыктагы бүлмәгә урнаштырылды, социаль мунча, аерым дәвалау хезмәтләре күрсәтелде. Җыеп кына әйткәндә, ветераннар социаль реабилитациянең тулы курсын үтәләр. Алар социаль-медицина, социаль-психологик, социаль-хокукый хезмәтләрдән файдаланалар. Мәдәни күңел ачу чараларында актив катнашалар. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, республиканың башка реабилитация үзәкләрендә, санаторийларда сәламәтлекләрен ныгыталар. Быел Әлмәт шәһәрендәге "Ветеран" , Актүбә бистәсендә "Ак чишмә", Баулы шәһәрендәге "Березка" реабилитация үзәкләренә 3 тыл хезмәтчәне юллама белән тәэмин ителде.

"Шәфкать" үзәгенең өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 58 ветеранга өйгә йөреп хезмәт күрсәтелә. Районда яшәүче Һәр сугыш ветеранына социаль хезмәткәр беркетелде. Белгечләр һәм социаль хезмәткәрләр 62 сугыш ветеранга социаль паспорт төзеделәр. Моның өчен һәр ветеранның яшәү шартлары тикшерелде. Волонтер отрядлары Ветеран яшәгән йорт яннарын, түбәләрне кардан чистартуда, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүдә, чүп утау, су сибүдә, дарулар алып кайтуда, дару үләннәре җыюда һәм башка эшләрдә булышалар. Чәчтарашханәгә, мунчага озаталар. "Ветеран янәшәдә яши", "Чын йөрәктән" дигән акция кысаларында ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәренә адреслы ярдәм күрсәтәләр, котлау хатлары тараталар. Ра­йон­да су­гыш ве­те­ран­на­ры­на ка­ра­та их­ти­рам­лы мө­нә­сә­бәт бул­ды­ру, ве­те­ран­нар­га со­ци­аль һәм ме­ди­ци­на хез­мә­те күр­сә­тү­гә игъ­ти­бар­ны арт­ты­ру бу­ен­ча да эз­лек­ле эш алып ба­ры­ла. Ве­те­ран­ның тор­мыш шарт­ла­рын ти­еш­ле дә­рә­җә­дә то­ту, хо­кук­ла­рын һәм со­ци­аль га­ран­ти­я­лә­рен тор­мыш­ка ашы­ру, алар­ны ра­йон­ның иҗ­ти­ма­гый-по­ли­тик тор­мы­шы­на җә­леп итү бу­ен­ча ча­ра­лар уз­ды­ры­ла.

Ел­лар без­нең ара­дан ко­тыл­гы­сыз рә­веш­тә ул чак­та­гы кан­кой­гыч су­гыш­ның дан­лы ве­те­ран­на­рын тар­тып ала ба­ра. Ра­йон­да хә­зер бары 58 су­гыш ве­те­ра­ны сафта. Лә­кин алар­ның үлем­сез ба­тыр­лы­гы ту­рын­да­гы ис­тә­лек­не ва­кыт та оныт­ты­ра ал­мый. Без ба­ры­быз да җи­ңү­че­ләр бу­ы­ны ал­дын­да чик­сез бу­рыч­лы һәм, Бө­ек Җи­ңү бәй­рә­ме юга­ры дә­рә­җә­дә үт­сен өчен мөм­кин бул­ган­ның ба­ры­сын да эш­ләр­гә, хөр­мәт­ле ве­те­ран­нар­га ка­ра­та их­ти­рам, игъ­ти­бар, кай­гыр­ту­чан­лык күр­сә­тер­гә ти­еш­без.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев