САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

9 августта районда физкультурачылар көнен билгеләп үтәчәкләр.

Традиция буенча август аеның беренче декадасында физкультурачылар көне билгеләп үтелә.Россия куләмендэ быел 75 нче тапкыр уздырыла бу дата. Аны районыбыз халкы да яратып бәйрәм итә. Быел әлеге чара 9 августта районның ял паркында узачак. Әйтергә кирәк, районыбызда физик культура белән спортны устерүгә зур игътибар бирелә.Сонгы елларда аның базасы шактый ныгыды....

Традиция буенча август аеның беренче декадасында физкультурачылар көне билгеләп үтелә.Россия куләмендэ быел 75 нче тапкыр уздырыла бу дата. Аны районыбыз халкы да яратып бәйрәм итә. Быел әлеге чара 9 августта районның ял паркында узачак.

Әйтергә кирәк, районыбызда физик культура белән спортны устерүгә зур игътибар бирелә.Сонгы елларда аның базасы шактый ныгыды. Бүгенге көндә районда 130 спорт корылмасы эшләп килә, шул исәптән 1 боз сарае, 1 бассейнлы спорт-сәламәтләндерү комплексы, 2 чаңгы базасы, 7 хоккей, 3 ясалма газонлы футбол, 2 баскетбол мәйданчыклары.

Республика җитәкчелеге ярдәме һәм "Бердәм Россия" партиясе проекты кысаларында, 2014 елда Сарман авылында 2 бассейн хэм бер тренажер залыннан торган спорткомплекс, оч минифутбол, ике баскетбол, ике волейбол мэйданчыклары кулланылышка тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев