САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

2002 елга кадәр стажлары булган гражданнар игътибарына!

2015 елның 1 январендә уз көченә керәчәк 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән «Иминият пенсияләре» турындагы 400 нче номерлы Федераль законны тормышка ашыру максатыннан Сарман пенсия фонды идарәсе белгечләре гражданнарның пенсия хокукларын исәпкә алу буенча эш алып бара. Бу киләчәктә хезмәт чорлары турында документлар җыймыйча һәм кешене идарәгә чакыртмыйча гына...

2015 елның 1 январендә уз көченә керәчәк 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән «Иминият пенсияләре» турындагы 400 нче номерлы Федераль законны тормышка ашыру максатыннан Сарман пенсия фонды идарәсе белгечләре гражданнарның пенсия хокукларын исәпкә алу буенча эш алып бара. Бу киләчәктә хезмәт чорлары турында документлар җыймыйча һәм кешене идарәгә чакыртмыйча гына пенсия билгеләү максатыннан эшләнә.Иминиятләнгән затның шәхси учет мәгълүматларын шәхси счетына кертү өчен белгечләр эшләүче затлар белән киң масштаблы адреслы эш алып бара.

Пенсия фондыннан чакыру хаты алганнан соң, хезмәт кенәгәсе, хәрби хезмәт билеты, иминиятләү таныклыгы, паспорт белән тиз арада Пенсия фонды идарәсенә килеп җитүегез сорала. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-43-08-, 2-47-85, 2-50-52, 2-56-34.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев