САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня Радио

30 нчы август – Татарстан Республикасы көне!

Хөрмәтле райондашлар һәм районыбыз кунаклары! Бу көннәрдә барыбыз да ихлас горурлык белән олы бәйрәм - Республика көнен билгеләп үтәбез. 1990 елның 30 августы - Татарстан Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул иткән көн - дәүләтчелегебез үсешендә яңа сәхифә ачты.Шушы еллар эчендә ил һәм дөнья күләмендә Татарстанның дәрәҗәсе нык күтәрелде. Республика көне...

Хөрмәтле райондашлар һәм районыбыз кунаклары!

Бу көннәрдә барыбыз да ихлас горурлык белән олы бәйрәм - Республика көнен билгеләп үтәбез. 1990 елның 30 августы - Татарстан Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул иткән көн - дәүләтчелегебез үсешендә яңа сәхифә ачты.Шушы еллар эчендә ил һәм дөнья күләмендә Татарстанның дәрәҗәсе нык күтәрелде. Республика көне игълан ителгәннән соң узган еллар эчендә заманча социаль шартларда, базар мөнәсәбәтле яңа икътисадта яшәргә өйрәндек, дәүләтчелекнең шушы хәлиткеч адымына яшьтәш һәм бүген районыбызның актив тормышына кереп баручы кыз-уллар үстердек.

Шушы истәлекле көннәрдә соци­аль-икътисадый үсеш өчен нәтиҗәле хезмәт куйган райондашларыбызның барысына да олы рәхмәт белдерәбез. Сезне барыгызны да Республикабыз көне уңаеннан ихлас күңелдән котлыйбыз, гаилә иминлеге, хезмәт уңышлары, нык сәламәтлек, бәхет телибез.

Татарстан Республикасының 1992 нче елның 19 нчы февраленнән "Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре" дигән № 1448-XII Законы нигезендә 30 нчы август - Татарстан Республикасы көне эшләми торган бәйрәм көн булачак. 2014 нче елда бәйрәм көн булган 30 август шимбәгә туры килә. Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, эшләми торган бәйрәм көне гадәти ял көненә туры килгән очракта, бәйрәм ялы бәйрәм көненнән соң килүче эш көненә күчерелә. Шуна күрә шимбә ялы 1 нче сентябрьгә күчә. Шулай итеп, Татарстан Республикасында 2014 нче елда биш көнлек эш атнасында 30, 31 август һәм 1 нче сентябрь көннәре ял көннәре булып исәпләнә. Бәйрәм ялы алдыннан килүче 29 август көнне эш вакыты бер сәгатькә кыскара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев