САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
ОБЩЕСТВО

Бу - кызыклы

Ноябрь нинди ай?

Белгечләр әйтүенчә, ноябрьдә туган балаларның спортта зур уңышларга ирешүләре ихтимал. Бу йөклелек вакытының кояшлы һава торышы чорына туры килүе, ана организмының күп күләмдә Д витаминын алуы белән аңлатыла. Шуңа күрә бу айда туган балалар сәламәт һәм көчле булалар. Моннан тыш ноябрьдә туганнар арасында сулагайлар да күп була, диләр. Ул дөньяга күп күренекле кешеләр бирүе белән дә истәлекле. Бу айда Михаил Ломоносов, Федор Достоевский, Александр Суворов туган. 
Ә менә психологлар аны иң депрессияле ай дип саныйлар. Көннәр кыскарганнан-кыскара, караңгы һәм күңелсез була. Бу айда электрны экономияләмәү, өйдә һәм эштә күбрәк лампалар кабызу яхшы, диләр белгечләр. Борынгы Рим идарәчеләре, мәсәлән, әйбәт психологлар булганнар, ноябрьдә күбрәк күңел ачу чаралары оештырганнар. 
Борынгы бабаларыбызның бу ай белән бәйле күп кенә сынамышлары булган. Авыллар янына куяннар килсә, тиздән салкыннар килә, дип фаразлаганнар. Ноябрьдә даими кар ятса, киләсе елда икмәк күп булачак, дип ышанганнар. 
Халык календаре буенча, «кышалды» ай уртасында була, ә чын кыш үзе кышкы кояш торгынлыгы көнендә – 22 декабрьдә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев