Аграр көллият теннисчылары зона ярышларында җиңү яуладылар
Район үзәгендә урнашкан “Айтуган” универсаль спорт залы базасында дүшәмбе көнне өстәл теннисы буенча ярышларның зона этабы үткәрелде. Ул Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү учреждениеләренең Спартакиадасы кысаларында оештырылды.