Көзне иң матур чагы-әбиләр чуагы, дуслар! Миләшләр уттай яна....матурлык!
Бу мөһим

Көзне иң матур чагы-әбиләр чуагы, дуслар! Миләшләр уттай яна....матурлык!

Күрәсеңме, миләш тәлгәшләре Әйтерсең лә утлы ялкыннар Шул ялкыннар йөрәгемә күчә Минем хисләр - гүя ташкыннар. Миләш тәлгәшләре - кулларымда Күңелемдә - сихри моңнарым Йөрәк яна сөю утларында Әйтерсең лә яшьлек язларым. Миләшләрем, миләшләрем минем Сез әйтерсең утлы күмерләр. Яндырыгыз әле йөрәгемне Сөеп-сөелеп үтсен гомерләр. Уттай янып җилгә тибрәлә Ялкын...

Күрәсеңме, миләш тәлгәшләре
Әйтерсең лә утлы ялкыннар
Шул ялкыннар йөрәгемә күчә
Минем хисләр - гүя ташкыннар.
Миләш тәлгәшләре - кулларымда
Күңелемдә - сихри моңнарым
Йөрәк яна сөю утларында
Әйтерсең лә яшьлек язларым.
Миләшләрем, миләшләрем минем
Сез әйтерсең утлы күмерләр.
Яндырыгыз әле йөрәгемне
Сөеп-сөелеп үтсен гомерләр.
Уттай янып җилгә тибрәлә
Ялкын төсле миләш тәлгәшләрем.
Коелмагыз әле...Бирешмәгез
Нык булыгыз сөю җимешләрем.(Рүзилә Гатауллина)

Нет комментариев