САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Район эшмәкәрләре бәйрәм итәләр

Бүген Россиядә эшмәкәр көне билгеләп үтелә. Кануннар буенча, теләгән һәр кеше үзенең эше белән шөгыльләнә һәм үз бизнесын ача ала.

Эш юнәлешләре төрле булырга мөмкин. Иң мөһиме: уңышлы үсеш өчен, үзеңә нәрсә кирәген аңлый белү кирәк.
Эшмәкәр көне - чагыштырмача яшь бәйрәм, аны 2007 елдан башлап билгелиләр. Советлар Союзы чорында эшмәкәрлек тыелган, алып-сату белән шөгыльләнгәннәрне спекулянтлар дип атаганнар.
Бүгенге көндә исә кече һәм урта бизнесны, теләгән шөгылен җәелдерергә теләгәннәргә мөмкинлекләр дә күп, дәүләт ярдәме дә каралган. Тырышкан кеше барын да булдыра, бары ялкауланмаска гына кирәк.
Без барлык эшмәкәрләрне, реклама бирүчеләребезне, безнең эшчәнлектә һәрдаим ярдәм күрсәтүче игелекле спонсорларыбызны бәйрәмнәре белән ихластан тәбрик итәбез, эшләренең уңышлы баруын, максатларына ирешеп, сәламәт яшәүләрен, яңа үрләр, муллык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев