Районның юл иминлеге бүлеге начальнигы татулык урнаштыру көнендә туган
Котлыйбыз

Районның юл иминлеге бүлеге начальнигы татулык урнаштыру көнендә туган

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге начальнигы Фәнис Әхәтовның бүген – туган көне.

 Истәлекле бәйрәме нәкъ менә Россиядә татулык урнаштыру көненә туры килүе очраклы түгел. Фәнис Фирдәвес улы юлларда сак йөрүне, юл хәрәкәтендә катнашучыларның узара тату, бер-берсен хөрмәт итеп йөрүләрен тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Без аны чын күңелдән туган көне белән тәбрик итәбез, гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек, җаваплы хезмәтендә уңышлар телибез.


Нет комментариев