САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлыйбыз

Намус һәм Накыя Җамалиевларның өйләнешкәннәренә быел 65 ел тулды

Җамалиевларның гаилә корып яши башлауларына быел 65 ел тулды.

Икесе дә җор телле, шат күңелле, юмор хисле ветераннар гомерләрен авыл хуҗалыгы өлкәсендә тырыш хезмәткә багышлаганнар. Аларның тормышлары сокландыра. Бер-берсен тулыландырып, хөрмәт итеп, тигез матур яшиләр. Балалар, оныклар сөенече тагын да илһамланып яшәргә көч бирә. Җамалиевларның гаилә корып яши башлауларына быел 65 ел тулды. Истәлекле даталары белән юбилярларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде һәм район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов, гражданлык актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов та изге теләкләрен җиткерделәр.

Альбина Сабирова язмасы hәм фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев