САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Наҗия апаны укучылары да котладылар

-

Бүген Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Хәсәншина Наҗия Гарәфи кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 

Ул шушы авылда җиде балалы гаиләдә алтынчы бала булып туа. Әтиләре вафат булгач, олы апалары аларны Мамадыш районы Тәкәнеш авылына алып китә. Наҗия апа 1944 елда шунда 1 сыйныфка укырга керә. Иске Минзәләбаш авылында – җиденче сыйныфны, Иске Кәшердә урта мәктәп тәмамлагач, бер ел авыл хуҗалыгы институтында белем ала. 1954 елда Алабуга педагогия институтына укырга керә, физмат факультетын тәмамлый. Петровка мәктәбендә укытучы, РОНОда инспектор булып эшли. 1960 елда Кәүҗияк авылы егете Хәсәншин Менүргә кияүгә чыга, бергәләп, Иске Минзәләбаш урта мәктәбенә эшкә кайталар. Тормыш иптәше химия, рәсем укытучысы, соңыннан завуч булып эшли. Наҗия апа күп еллар математика фәнен укыта. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Рөстәм һәм кызлары Гөлназ – инженер-төзүчеләр. Берсе – Казанда, икенчесе Чаллы шәһәрендә яши. Рина Буа шәһәрендә төпләнгән, укытучы. Наҗия апа бүгенге көндә балалары, оныклары тәрбиясендә гомер кичерә. 

Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова, Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов, җирлек ветераннар советы рәисе Ленар Мөхәммәтҗанов, хезмәттәшләре, инде бүгенге көндә үзләре дә лаеклы ялда булган укучылары, авылдашлары һәм якыннары да Наҗия апаны олы юбилее белән котладылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев