САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз

Мортыш – Баш мәктәбен тәмамлаганнар укытучыларын котлыйлар

Хөрмәтле Гатина Фаизә Сабирҗан кызы! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм - Халыкара укытучылар көне белән тәбрик итәбез һәм рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.

Үз гомерен иң фидакарь эшкә - мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган кеше буларак, сезгә карата ихтирамның тирәнлеген ачып бирә алырдай сүзләр табу җиңел түгел. Мөстәкыйль карар кабул итәргә, тормышта үз юлыбызны табарга, сәләтебезне ачарга ярдәм иткән мөхтәрәм остазыбыз сез! Без гомер буе олы хөрмәт хисләре белән сез укыткан елларны искә алабыз. Гасырлардан-гасырларга укытучы әхлаклылык, зыялылык үрнәге булды. Кешелекнең рухи халәте, милләт язмышы, илебезнең киләчәге - һәрвакыт мөгаллимнәр кулында. Барлык күркәм сыйфатларны туплап, гомеренең һәр мизгелен игелек кылуга багышлап, күңел җылысын, киңәш-нәсихәтләрен кызганмыйча укучыларына җиткерүче олы җанлы шәхес тә, баланы фәнни эзләнүләр иленә алып керә алучы галим дә, кирәк чакта акыллы киңәшләрен бирә алырлык дус һәм тәрбияче дә булдыгыз, Фаизә Сабирҗан кызы! Бәйрәм көнендә чын күңелдән сезгә сәламәтлек, тыныч һәм бәхетле картлык, балалар игелегендә яшәвегезне телибез. 
Иң изге теләкләр белән Мортыш – Баш мәктәбенең 1969 елгы 8 "А" чыгарылыш сыйныф укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев