САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Миннебикә апа 95 яшен хастаханәдә каршы алды

.

Сарайлы авылында яшәүче Нуримөхәммәтова Миннебикә Галиәхмәт кызы олуг юбилеен Җәлил хастаханәсендә каршы алды.
- Бик сабыр, ипле апа, хәттә авыртуын басарга укол да кадатмый, - диде авыруының хәлен белешергә кергән шәфкать туташы.
Операциядән соң булган авыртуларын Миннебикә апа үзе генә беләдер, шулай да сиздермәде ул.
Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, сихәтлек, тизрәк савыгып чыгуын теләп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, район халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина да сәламәт гомер теләделәр. Юбиляр районның “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе исеменнән дә күчтәнәчләр кабул итте.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев