27 декабрь көнне Казанда “Бердәм Россия” партиясенең Региональ политсовет Президиумы утырышы уздырылды.
Аның кысаларында “Ел лидеры” республика бәйгесенә йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде. Әлеге бәйгедә Җәлил поселогы ветераннар советы “Картаймыйбыз әле” проекты белән катнашты. Проект җитәкчесе – совет рәисе Әнисә Минһаҗевага “Иң яхшы иҗтимагый проект” номинациясендә җиңүче Дипломы тапшырылды.
Нет комментариев