САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

“Ләйсән”нең Лилиясе дә шикәрле булды

-

“Ләйсән”нең Лилиясе дә шикәрле булды 

Лилия Хәбибуллина – “Сарман” газетасының тугры абунәчесе. Ул район үзәгенең “Ләйсән” балалар бакчасында хезмәт куя. 

- Әти-әниләр дә, үзебез дә район газетасын бик күптәннән алдырабыз. Кеше язмышлары, җирлек тормышы, кем туган, юбилеен бәйрәм итә, кем бу якты дөньядан бакыйлыкка күчкән – барысы хакында да “Сарман”да языла, рәхәтләнеп укыйбыз. Газетаның төсле булуы да бик матур. Моңа кадәр бернәрсә дә отканым юк иде әле. Шикәр комына ия булганымны хезмәттәшләрем шалтыратып әйттеләр, үзем ишетмәгән идем. Зур рәхмәт сезгә, бүгенге көндә бик кирәкле әйбер бу, - диде Лилия Федоровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев