Хезмәттәшебез кызыксындыру призына ия булды
Хезмәттәшебезнең чираттагы уңышы .
11 декабрьдә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары арасында юл хәрәкәте иминлеге проблемаларын яктырту буенча уздырылган ХVII Республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләделәр. Алар арасында хезмәттәшебез – Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең бүлек редакторы Зөлфия Шәрипова да бар. Ул конкурсның “Балаларга – имин юллар!” номинациясендә кызыксындыру призына лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев