САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бәйрәмең котлы булсын, Вәсимә апа!

Бүген – 6 мартта – көннәр кояшка күмелеп, язның җиһанга тереклек нуры сибә башлаган мәлендә Сарман авылында яшәүче актив абунәчебез, хезмәт ветераны Зыятдинова Вәсимә Гайнетдин кызының – 80 яшьлек юбилее.

Вәсимә апа Әлмәт районының Бикәсаз авылында туа. 1954 елда ферма мөдире булып эшләүче әнисен паралич суга. Җитәкчеләр әнисенә “Эшкә чыкмасаң, төрмәгә утыртабыз”, - дип янагач, Вәсимә апа, җиденче сыйныфны да тәмамлап бетермәстән, аның урынына фермага эшкә чыга, сыерлар сава башлый. Ә җидееллык белемне өйдә алып бетерә, укытучылар өенә килеп укыталар.
- Ул елларда бер уч икмәк өчен дә төрмәгә утыртулар әле һаман дәвам итә иде, - дип искә ала Вәсимә апа.
1959 елда ул Сарман егете Зөфәр абый белән язмышын бәйли, аның белән алты бала үстерә. Әле бүгенге көндә дә, дини йолаларны башкарып, Сарман халкына хезмәт итә.
- Аллага шөкер, Сарман халкы яратты үземне, бик хөрмәт итә. Әни дә терелде, 86 яшемдә үз кулымда бакыйлыкка күчте. Сугыш шаукымы безнең буынга да эләкте, илләр тыныч, күкләр аяз булсын, - ди Вәсимә апа.
Вәсимә апа, юбилеең белән котлап, без дә иң изге теләкләребезне юллыйбыз: сәламәт бул, тагын бик күп еллар бәхетле картлык кичер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев