Мостафин авылында яшәүче Дәүләтшин Фоат Мөхәммәтша улына бүген 90 яшь тулды.
Олуг юбилее белән ветеранны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, балалары, оныклары тәбрикләделәр. Әлфис Фәйзрахманович юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.
Альбина Сабирова тексты һәм фотолары.
Нет комментариев