Сарман авылында яшәүче Тәхаутдинова Нәсимә Тәхаутдин кызына бүген 90 яшь тулды
Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлек бүләкләре тапшырды.
Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров, Сарман гимназиясе директоры Ләйсән Шамилова, якыннары да юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев