САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Республика көне белән котлый

Хөрмәтле райондашлар!

Татарстанның төп бәйрәме – Республика көне белән котлыйм!
Без Татарстаныбызның Россиядә иң бай һәм тотрыклы төбәкләрнең берсе булуы, аның данлы тарихы, хезмәт сөючән халкы белән горурланабыз. Төрле милләт һәм конфессияләр арасында тынычлык һәм дуслык – Татарстанның иң зур казанышы. Шуңа күрә Республика көне – аның барлык күпмилләтле халкының уртак бәйрәме.
Татарстан – киләчәккә омтылучы республика. Аның уңышлары безнең район тормышында да чагылыш таба.
Республикабыз җитәкчелеге ярдәме белән районда торак йортлар, социаль объектлар төзелә һәм ремонтлана, иҗтимагый киңлекләр төзекләндерелә, юллар салына. Бүгенге көндә районда урып-җыю эшләре бара. Без Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинетына, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән программаларны тормышка ашырып, тыныч һәм имин республикада яшәү мөмкинлеге өчен, зур рәхмәтлебез.
Хөрмәтле райондашлар, сезгә районыбыз, республикабызны үстерүгә керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Бүгенге зур сынаулар чорында авырлыкларны җиңеп чыгарбыз, дип ышанам. Хәрби бурычын намус белән үтәүче якташларыбызга туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын телим. Батыр егетләребезгә, аларның гаиләләренә, әти-әниләренә хөрмәтемне һәм рәхмәтемне җиткерәм. Махсус операциядәге якташларыбызга актив ярдәм күрсәткән, үз өлешләрен керткән һәр кешегә дә рәхмәт сүзләре барып ирешсә иде.
Бәйрәм белән тәбрикләп, Татарстаныбызга, районыбызга яңа уңышлар, матур киләчәк телим. Үзебез сау-сәламәт, дөньялар тыныч, имин булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев