Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Энергетиклар көне белән котлый
Хөрмәтле энергетика хезмәткәрләре hәм тармак ветераннары!
Сезне hөнәри бәйрәмегез – Энергетиклар көне белән чын күңелдән котлыйм. Энергетика комплексы лаеклы рәвештә илебез икътисадының стратегик яктан мөһим булган төп тармакларының берсе булып санала. Районыбыз энергетиклары, райондагы барлык предприятие, социаль объектларга электр һәм җылылык биреп, аларның тотрыклы эшләвен тәэмин итә, өйләребезгә яктылык һәм нур өләшә. Әлеге хезмәт мактаулы да, җаваплы да.
Яшь буын тармак ветераннарының матур традицияләрен лаеклы дәвам итә. Барыгызга да хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм.
Сезгә чын күңелемнән ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек, уңышлар телим.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев