САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Белем көне белән котлый

Хөрмәтле райондашлар, укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр! Кадерле балалар!

Барыгызны да Белем бәйрәме белән һәм яңа уку елы башлану уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.
Бу көнне без иң җылы хисләр белән мәктәптә укыган елларны, яраткан укытучыларыбызны, сабакташларыбызны искә төшерәбез. Тормышыбыздагы барлык уңышларның нигезе мәктәптә салынган.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Хөкүмәтебез тарафыннан мәгариф тармагындагы эшчәнлекне тагын да яхшыртуга, балаларга белем һәм тәрбия бирү сыйфатын күтәрүгә ярдәм итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Мәгариф учреждениеләрен төзү һәм төзекләндерү, аларның материаль-техник базаларын, автопаркларын яңарту, укытучыларга яңа ноутбуклар бирү, грант ярдәме күрсәтү – бу юнәлештә сөенечле күренеш. Бүген районыбызның барлык белем бирү учреждениеләре яңа уку елына әзер.
Кадерле балалар, сезне яңа, кызыклы уку елы көтә. Мәктәп сезне туган илебезне яратырга, бөек илебезнең, республикабызның лаеклы гражданнары булырга өйрәтер. Тырышып укыгыз, мәктәптә үткән һәр көнегезнең кадерен белегез. Уку елы истәлекле вакыйгаларга һәм иҗади табышларга юмарт булсын.
Хөрмәтле укытучылар, яңа уку елы сезгә яңа уңышлар алып килсен. Куйган хезмәтегез өчен рәхмәт әйтеп, аерым хөрмәт сүзләрен мөхтәрәм мәгариф ветераннарына да җиткерәм.
Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызның мәктәптә яхшы укуларын, илебезнең лаеклы гражданнары булуларын күреп, шатланырга язсын сезгә.
Барыгызны да тагын бер кат Белем бәйрәме белән котлап, ныклы сәламәтлек, бәхетле имин тормыш телим. Уку елы һәркайсыгыз өчен дә нәтиҗәле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев