САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Мортыш – Баш авылында яшәүче Латипова Мәдинә Мөҗәhит кызының гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее

Сарман районы Мортыш -Баш авылында гомер итүче кадерле кешебез-әниебез Латыйпова Мәдинә Мөҗәhит кызының ноябрь аенда гомер бәйрәме - 60 яше.

Әнкәй диеп әйтер кешең булу 
Нинди бәхет бит ул дөньяда. 
Шатлыкларың булса – уртак була 
Кайгыларың булса – югала. 

Уйлама әле, картаям дип, 
Шат-көләч бул, сүнмә, сүрелмә. 
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең 
Урыннарың булсын гел түрдә. 

Котлы булсын, әни, туган көнең, 
Озак яшә, бул син бәхетле. 
Яныбызда син булганда гына, 
Табып була олы бәхетне. 

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез, 
Белдерәбез туган көнеңдә. 
Үстердең син безне, кеше итеп, 
Олы рәхмәт барысы өчен дә. 

Син яшь әле, Әнкәй, чибәр әле, 
Чәчләреңә бәсләр кунса да. 
Иң кадерле кешебез Син безнең, 
Ничә генә яшең тулса да. 

Ныклы иман hәрчак юлдаш булсын, 
Шатлык тоеп типсен йөрәгең. 
Авырлыклар сине урап үтсен, 
Кабул булсын hәрбер теләгең. 

Кадерле әниебез! Һәрчак көчле рухлы, кешелекле, юмарт, ярдәмчел, бәхетле hәм сәламәт бул. 
Безнең— балаларыңның игелеген күреп, туганнарыңның, якыннарыңның игътибарын тоеп, озак яшә әле. 
Балаларың hәм туганнарың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев