САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлаулар

Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрипҗан Әхмәтҗанов 101 яшен билгеләп үтә

Бүген үзенең 101 яшен Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрипҗан Әхмәтҗан улы Әхмәтҗанов билгеләп үтә

Хөрмәтле ветеранны туган көне белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин тәбрик итте. 

«Сезнең гомер бәйрәме район өчен дә зур вакыйга. Районыбызда 101 яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны, мөхтәрәм аксакалыбыз булуы – бу үзе зур бәйрәм. Сезне чиксез хөрмәт итәбез, горурланабыз. Сугыш авырлыкларын үз җилкәсендә кичергән, сугыштан соң илне торгызуда армый-талмый хезмәт куйган буын вәкиле буларак Сездә ныклы ихтыяр көче сакланган. Бүгенге тыныч һәм матур тормышка канәгать булып, һәр туган иртәнең кадерен белеп яшисез. Район үсешенә керткән шәхси өлешегез, күпьеллык намуслы хезмәтегез, тормыштан ямь табып, барчабызны сокландырып яши белгәнегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Бәйрәмегез белән котлап, иң изге теләкләремне юллыйм. Исән-сау булыгыз. Балаларыгыз, якыннарыгыз янәшәсендә бәхеттә, саулыкта, кадер-хөрмәттә шатлыклы гомер кичерүегезне телим,» - диде район Башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев