Азия Шәйморатова 90 яшен тутырды
.
Карашай Саклау авылында яшәүче Азия Шәрифулла кызы Минзәлә районы Иске Абдул авылында туган. 7 класс белем алып, 8нчегә Теләнче Тамакка укырга барасы кызны, сугыш башлану сәбәпле, урман кисәргә җибәрәләр. 1953 елда ул Әлмөхәммәт исемле Карашай егетенә кияүгә чыга. 2 кыз, 1 ул тәрбияләп үстерәләр алар.
"Атказанган колхозчы" хезмәтендә дә мактала. Бүгенге көндә дә тик утырмый: оекбашлар бәйли, гәҗит- журналлар укый. Бүген аңа 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева тәбрикләде, изге теләкләр белән, РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Балалары, якыннары да юбилярга сихәт гомер теләделәр.
Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев