САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Җәлилдә алтын юбилярларны тәбрикләделәр

Иңне-иңгә куеп, сикәлтәле гомер юлларыннан парлап атлаучы гаиләләр – бистә горурлыгы.

Габделәхәт Хәким улы белән Фәһимә Габдулла кызы Маннановлар, Камил Габделхак улы белән Зинфирә Зиннәтулла кызы Маннаповлар, Фәрид Сарач улы белән Рәмзия Фәтхелбаян кызы Харисовлар, Фәнил Сөләйман улы белән Флүрә Салих кызы Исмәгыйловлар алтын туйларын бәйрәм итәләр. 
“Гаилә бәхете – ил бәхете", ди халык. Ул бәхетне ир белән хатын бергә тудыра. Бер-береңне аңлап яшәгәндә генә, алтын туйга җитәргә мөмкиндер ул. Канатлар парлы булганда гына, яшәү матур була. 
“Тормыш ул ал да гөл генә бармый. Түзем-сабыр, бер-береңә юл куеп, гафу итә белеп яшәгәндә генә, зур уңышларга ирешеп була", - диләр юбилярларыбыз.

- 8 июль Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне буларак бәйрәм ителә. Шушы уңайдан Җәлилдә “Гаилә бәхете – ил бәхете" дип исемләнгән мәдәни чара булып узды. Бистәбездә пар канатлы, гомер юлларыннан бергә атлаучы, балалар тәрбияләп үстереп, зур тормыш юлына озаткан, балаларга, оныкларга үрнәк булган, быел үзләренең алтын туйларын билгеләп узган парлар белән танышып, аларны хөрмәтләп, бәйрәмнәре белән тәбрикләдек. Исән-сау булып бриллиант туйларын да каршыларга язсын аларга, - ди Җәлил мәдәният сарае директоры Лилия Шәймөхәммәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев