«Мәхәббәт яктысы» дигән конкурсыбызның чираттагы катнашучысы
Конкурс

«Мәхәббәт яктысы» дигән конкурсыбызның чираттагы катнашучысы

Без — Ирек һәм Айгөл Хафизовлар. Быел безнең гаилә учагына 14 ел була.

Кызыбыз Эвелинага — 12, улыбыз Әмиргә — 9 яшь.
Безнең гаиләдә барысы да тулы хокуклы. Ккайбер мәсьәләләргә мин катышмыйм, чөнки тормыш иптәшем аларны яхшырак аңлый, башкаларында ул миңа ышана. Барлык мөнәсәбәтләребез үзара хөрмәт һәм ышанычка корылган. Бер-беребезгә һәрвакыт ярдәм итәбез.

Мәхәббәттә бер-беребезгә ышаныч, хөрмәт һәм ярдәм булырга тиеш, дип саныйм.


Нет комментариев