Ир-егетләребездән бәйрәм теләкләре көтәбез
Конкурс

Ир-егетләребездән бәйрәм теләкләре көтәбез

Хөрмәтле райондашлар!

Безнең Ватанны саклаучылар көне уңаеннан игълан ителгән теләкләр конкурсы ахырына якынлашты. Без катнашучыларыбыз — Сарманнан Гөлия Хәмидуллинага һәм Венера Сәетшинага, Сарайлы балалар бакчасы кечкенәләренә һәм тәрбияче Рәзилә Гыйльфановага зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Хәзер инде оригиналь бәйрәм теләкләрен без 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ир-егетләребездән көтеп калабыз.

Ел дәвамында мондый бәйгеләр тагын үткәреләчәк. Иң активларны без ел ахырында билгеләп үтәчәкбез.

Фото:https://ru.freepik.com.


Нет комментариев