Татарстанда йөк машинасы ир-атны таптатып үтергән
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда йөк машинасы ир-атны таптатып үтергән

Фаҗига сәбәпләрен һәм мәрхүмнең шәхесен ачыклыйлар.

Татарстанда М7 юлында йөк машинасы ир-атны таптатып үтергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Авария бүген М7 юлының 814нче километрында булган. 

Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-атны җәяүлеләр юлы буенча йөгереп чыкканда «ДАЗ» автомобиле таптаткан.

Җәяүле алган тән җәрәхәтләреннән урында ук үлгән. Мәрхүмнең шәхесен һәм фаҗига сәбәпләрен ачыклыйлар.

 ЧЫГАНАК: https://tatar-inform.tatar/news/incident/12-12-2020/tatarstanda-y-k-mashinasy-ir-atny-taptatyp-terg-n-5792158


Нет комментариев