Авария 14 нче октябрь көнне Җәлил – Сарман трассасының «Узып китү тыела» билгесе гамәлдә булган участогында килеп чыккан.
Җәлил – Сарман трассасында «Форд Фокус» автомобилен идарә итүче ир-ат «Узып китү тыела» билгесе гамәлдә булган участокта үзеннән алда барган машинаны узарга чыккан. Нәтиҗәдә, 14нче модель «Лада» автомобиле белән маңгайга-маңгай бәрелешкән.
«Форд» юл кырыена төшеп, әйләнеп капланган. Авариядә «Лада»ның – ике, «Форд»ның бер пассажиры зыян күргән. Аларны Әлмәт медицина-санитар частена озатканнар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/15/173448/
Нет комментариев