САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Кырым күперендә ягулык салынган цистерналарга ут капкан: күпер өлешчә җимерелгән

Бүген иртәнге алтылар тирәсендә Кырым күперенең бер өлешендә коточкыч янгын була.

 Якынча белешмә буенча, ягулык салынган цистернага ут капкан. Бу турыда ТАСС агентлыгы Кырым башлыгы киңәшчесе Олег Крючковка сылтама белән хәбәр итә, дип язды «Татар-информ».

«Суднолар йөри торган аркаларга зыян килмәгән. Сәбәпләр һәм нәтиҗәләр турында әйтергә иртәрәк. Янгын сүндерү эшләре бара», – дип язган Крючков Телеграм каналында.

Күпердә автомобильләр хәрәкәте туктатылган.

Кырым күперендә гадәттән тыш хәл сәбәпле паром кичүе җибәрергә әзерләнәләр, дип хәбәр итте «Татар-информ».

 

Соңрак билгеле булганча, Кырым күперендә йөк автомобиле шартлатылган. Нәтиҗәдә, күпернең бер өлеше җимерелгән. 

Интернетта шартлау мизгеленең видеолары чыкты. 

Кырымга ашыгыч рәвештә паромнар йөри башлаячагын хәбәр иттеләр. Кырым Дәүләт Советы рәисе Владимир Константинов «шартлатуда Украина вандаллары гаепле» дип белдерде. Шартлау сәбәпләрен ачыклау өчен комиссия төзелгән.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/kyrym-kuperenda-yagulyk-salyngan-cisternalar-yangan-5855425

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев