Казанда автобус йөртүчесе пассажирны кыйнавын видеога төшергәннәр+ВИДЕО
Хәвеф-хәтәр

Казанда автобус йөртүчесе пассажирны кыйнавын видеога төшергәннәр+ВИДЕО

Бу хәл "Горький паркы" тукталышында булган.

Шаһитлар Казан автобусы йөртүчесе пассажирны кыйнавын видеога төшергән. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар кадрлар белән уртаклаштылар.

Аларның мәгълүматларына караганда, бу хәл "Горький паркы" тукталышында булган, ә конфликт түләнмәгән билет аркасында килеп чыккан.

"Мин бу автобуста укырга бара идем, шуңа күрә барысын да үз күзләрем белән күрдем. Пассажир адекват түгел иде, машина йөртүчегә йодрыклары белән ташланды", — дип яза социаль челтәрдә әбүнәчеләрнең берсе. 

 

Фото: скриншот видео

tatar-inform.tatar


Нет комментариев