Балалар бакчасында малайны чәнчеп үтергән
Бер бәндә, балалар бакчасына үтеп кереп, баланың муенына пычак кадаган.
Бу хәл Нарьян-Марда булган. Көпә-көндез билгесез кеше учреждениегә бернинди тоткарлыксыз үтеп кергән. Сакчылар аны, янәсе, бер баланың әтисе дип уйлаган.
Бу вакытта сабыйлар йоклаган булган. Әлеге кеше алты яшьлек малайның муенына пычак чәнчеп үтергән.
Бу эшне ул башында ниндидер тавышлар таләп иткәнлектән эшләгән, имеш. Баланың гомерен кыйган өчен аңа "мәңгелек тормыш" вәгъдә иткәннәр...
Фото;https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев