Акчарлаклар өере һөҗүм иткән самолетның 10 пассажиры зыян күргән
Жуковский аэропортыннан Симферопольгә очып киткәннән соң «Уральские авиалинии» Airbus A321 самолеты двигателе янып җиргә төшәргә утырырга мәҗбүр булган.
Бу хакта https://www.business-gazeta.ru хәбәр итә. Утырган вакытта 10 кеше зыян күргән.
Росавиация мәгълүматларына караганда, зыян күргән дүрт кеше медицина учреждениеләренә китерелгән.
Очып китү-туктау полосасыннан аерылгач, самолет акчарлаклар өеренә бәрелә. Кошлар өеренең двигательләргә эләгүе, самолет эшчәнлегенең сизелерлек өзеклекләренә китерә.
- Самолет очып китү-туктау полосасыннан бер километрдан артык ераклыктагы аэродром маяклары арасындагы кукуруз кырында төшә, - дип хәбәр итәләр ведомствода.
http://almet-rt.ru/news/mgyyat/akcharlaklar-ere-m-itkn-samoletny-10-passazhiry-zyyan-krgn
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев