САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур Нөркәй авылы хат ташучысы эшен яратып башкара

«Безнең заман герое» дигән төшенчә хәзерге хат ташучыларга да туры килә торгандыр.

Аларга әллә ничә төрле эш йөкләнгән бит: газета-журналлар тарату, пенсия өләшү, түләүләр кабул итү, товар сату... Клиентлар белән эш итүнең башка төрләре дә почта хезмәткәре вазифасына керә. Шулкадәр хезмәтне башкарып чыгудан курыкмаган кешене, чыннан да, геройга тиңләргә була. Нөркәй почта бүлекчәсе начальнигы Камилә Ибраһимова да шундыйлар рәтенә керә.

Ул Балтач бистәсендә Фирүзә һәм Константин Сәлимовлар гаиләсендә дүрт кызның өлкәне булып дөньяга аваз сала. «Исән булсалар, иң бәхетле әби-бабай булырлар иде, мөгаен. Дүртебез дә тормышта, өчәр бала үстерәбез», — ди язмабыз герое. 

Аның тормыш юлы, хат ташучы хезмәтенә мөнәсәбәте турында беләсегез килсә, район газетасының 8 декабрь санын укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев