Яшьләр арасында иң оста автомобиль йөртүче булып Илназ танылды +ФОТО
Хәбәрләр

Яшьләр арасында иң оста автомобиль йөртүче булып Илназ танылды +ФОТО

Бүген – 24 сентябрь көнне Сарман аграр көллияте базасында районның студент егетләре арасында автомобиль йөртү осталыгы буенча автобәйге уздырылды.

Ул ике өлештән торды: юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм тизлеккә классик маневрлар ясау.
Бәйгедә көллиятнең 8 егете үзара көч сынашты. I урынга – Илназ Шәяхмәтов, II урынга – Илнур Шәймәрданов, III урынга Алмаз Гайфуллин лаек булдылар. IV урынны Егор Байрашев, Айназ Бәдретдинов һәм Эльмир Ризатдинов бүлештеләр.
Бәйгенең инициаторы - юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды начальнигы Алсу Ситдикова җиңүче егеткә һәм призерларга кыйммәтле бүләкләр, ә катнашучыларга кызыксындыру призлары тапшырды.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары


Нет комментариев