САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшь сарманлылар паспорт алдылар

Бүген район үзәгендәге Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда 12 яшь сарманлыга паспорт тапшыру тантанасы үткәрелде.

Илебезнең яшь гражданнарын музей директоры Дания Кәшипова сәламләде, аларны паспорт барлыкка килүнең тарихы белән таныштырды. Яшүсмерләрне шулай ук район Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең башкарма секретаре Айназ Сафина, “Яшь гвардия” отряды җитәкчесе Эльвира Кәлимуллина, миграция бүлегенең өлкән инспекторы Гөлнара Фатихова тәбрикләделәр, илебезнең лаеклы гражданнары булып үсеп җитүләрен теләделәр.
Мәгълүматны сайт өчен Зөлфия Шәрипова әзерләде, фотолар – музей архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев