САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хәрби берләшмәләр махсус операциядәгеләргә зур булышлык күрсәтәләр

Бүгенге көндә ил сагындагы егетләребезгә хәрәкәт итәргә транспорт та бик кирәк.

Аларга бу юлы да мотоцикл һәм бер җиңел машина алып киттеләр. 
- Ике мотоцикл ясадык. Берсе – инженер гаскәрләрендә хезмәт иткәннәр, икенчесе хәрби диңгез флоты берлеге тырышлыгы белән башкарылды. Өр-яңа баштан җыйдык. Кирәкле запас частьләрне кемдә бар, шул алып килде. Эшмәкәрләр Рамил Ардыханов буяу белән тәэмин итте, үзе буяды да. Риф Андрианов, Рамил Шириев бик зур ярдәм күрсәттеләр, – диде районда диңгезчеләр иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе – районда техника “докторы” буларак билгеле Мөнәвир Зыятдинов. 
Дүрт-биш иске мотоциклны берләштереп, Сарманның “Кулибин”ы Инсаф Салиховның шәхси гаражында бик зур эш башкаралар хәрби берләшмәләр егетләре. Диңгезчеләр моңа кадәр дә ике өч күчәрле транспорт җыеп озатканнар инде. Тимер мичләр дә ясап җибәргәннәр алар. Ил чигендәге егетләребез запас частьләр, бензин сораган булганнар, аларын да туплап алып килгәннәр ярдәм төркеме әгъзалары. 
- Операция зонасындагы егетләр белән даими элемтәдә без. Барлык кирәк-яракны да җыеп, озатып торабыз. Нәрсә сорыйлар, шуны җибәрәбез. Луганскига үзләре янына барып та кайттык, – диде Инсаф Салихов. 
Төрле хәрби хәрәкәтләр ветераннары, берләшмәләр вәкилләре тырышлыгы белән бик күп тимер мичләр ясала. Бу юлы да гуманитар йөк белән шундый җылыну-җылыту җайланмалары озатылды. 
Игелек җирдә ятмый, диләр. Үз яхшылыклары үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев