САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Транспорт йөртү таныклыгын ничек кайтарырга?

Агымдагы елның биш аенда район судында исерек машина йөртүчеләр белән бәйле – 4 җинаять эше, җәмәгать судьяларының 1 нче суд участогында – 22, 2 нче суд участогында 14 каралган.

Саннардан күренгәнчә, агымдагы елның биш аенда республика юлларында исерек машина йөртүчеләр белән бәйле 50 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 6 кешенең гомере өзелгән. Бу күрсәткечләр узган елның шушы чорында булган саннардан шактыйга азрак булса да, бу әле — юлларда исерек шоферлар инде күренми, дигән сүз түгел.

Ә транспорт йөртү таныклыгын ничек кайтарырга? Бу сорау белән ЮХИДИнең район бүлекчәсе юл-патруль хезмәте инспекторы Рәмис Сафинга мөрәҗәгать иттек.

— Моның өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик имтиханны кабат бирергә, ЮХИДИ буенча барлык штрафларны, шулай ук транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән өчен салынганын да түләргә кирәк. Алкогольле эчемлекләр кулланган һәм исереклеккә медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан өчен транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүчеләр медкомиссия дә үтәргә тиешләр, — диде ул.

ФОТО:https://ru.freepik.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев