Тиздән иң популяр профессияләр юкка чыгачак!
Хәбәрләр

Тиздән иң популяр профессияләр юкка чыгачак!

Белгечләр тиздән Россиядә иң популяр профессияләр юкка чыгачак дип кисәтә. Әлеге хезмәтләрне кешеләр урынына машиналар башкарачак.

Беренче чиратта, бу – машина йөртүчеләр, сакчылар һәм сатучылар, – дип белдергән “Икътисад югары мәктәбе” Милли тикшеренү университеты ректоры Ярослав Кузьминов.

– Хат ташучылар турында әйтеп тә тормыйм. Хәзерге вакытта бу профессия бар. Тик хатларның 95 проценты безгә хат ташучыдан башка да килеп җитә. Ә тагын 10 елдан хат ташучы хезмәтенә машина йөртүче, сакчы, техник тәрҗемәче, сатучыларның беркадәре өстәләчәк, – дип ышандырган Кузьминов.

Бухгалтерларга ихтыяҗ шулай ук кимиячәк. Аларны күп җирдә цифрлы сервислар алыштырачак.

Чыганак: http://yalkyn.com/

Фото: https://pixabay.com/ru/


Нет комментариев