Татарстанда мотор ягулыгы сыйфатын масштаблы тикшерү төгәлләнде.
Белгечләр 150 ягулык станциясен тикшергәннәр, 300гә якын проба алганнар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча биш ягулык салу станциясендә хокук бозулар ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика ресурсларын сак куллану һәм сыйфатын тәэмин итү идарәсе бүлеге башлыгы Шамил Гомәров хәбәр иткәнчә, сыйфатсыз ягулыкның барлык очраклары да дизель белән бәйле. Эксперт аңлатканча, проблема еш кына бер ел фасылыннан икенчесенә күчкәндә туа, станцияләр дизельнең бер төреннән икенчесенә күчә. Саклау өчен резервуар гадәттә берәү генә булганлыктан, җәйге ягулык калдыкларының кышкы ягулык белән кушылуы мөмкин, бу стандартларны бозуга китерә дә инде. Билгеләп үтелгәнчә, эре челтәр заправкалары, кагыйдә буларак, ягулык алмаштыру технологиясен төгәл үтиләр һәм аларның үз лабораторияләре бар, шуңа күрә аларда мондый хокук бозулар бик күзәтелми.
Нет комментариев