Татарстанда томан, яшен һәм көчле җил көтелә
Синоптиклар һава шартларының начараюы турында кисәтә.
Иртәгә, 4 августта, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан, яшен һәм көчле җил көтелә. Көчле җил көндез дә фаразлана, көчәйгәндә аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Республика башкаласында шулай ук көчле җил көтелә. Җил көчәйгәндә аның тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/03-08-2020/tatarstanda-toman-yashen-m-k-chle-il-k-tel-5760948
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев