Суд хезмәткәрләре хәйрия акциясенә кушылдылар
Хәбәрләр

Суд хезмәткәрләре хәйрия акциясенә кушылдылар

Районда “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” хәйрия акциясе дәвам итә. .

Шушы көннәрдә аңа район суды һәм җәмәгать судьялары коллективлары да кушылдылар. 
Район суды рәисе Ринат Хәйбрахманов һәм аның ярдәмчесе Ландыш Фатыйхова Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар һәм күп балалы гаиләләрдә әниләре тәрбиясендә үсүче һәм беренче сыйныфка барырга әзерләнүче ике балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумка тапшырдылар. Өч балалы гаиләдә тәрбияләнүче Ринат һәм биш балалы гаиләдән булган, Оренбург төбәгеннән кайткан София дә, аларның әниләре дә әлеге бүләкне рәхмәт сүзләре белән кабул иттеләр. Ә Ринат Рәсим улы, бәйрәм белән котлап, балаларның тырышып укуларын, акыллы һәм тәүфыйклы булып үсүләрен теләде.


Нет комментариев