Шәрләрәмә авыл җирлегендә узган Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантанада район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, хәрби комиссар Дашгын Гасанов катнаштылар, бәйрәм сәламнәрен ирештерделәр.
Җирлеккә кергән Шәрләрәмә, Сөлек авылларында Бөек Ватан сугышы ветераннары Мөҗип Миңнеголов, Заһир Камалов, Шәмсемөхәммәт Таишев, Рәис һәм Кәшип Әгъләмовлар истәлегенә алар яшәгән йортларга мемориаль такта беркетелде.
Альбина Сабирова
Нет комментариев