Сарманлыларны референдумда көтәләр
Хәбәрләр

Сарманлыларны референдумда көтәләр

Бу якшәмбедә, ягъни 18 ноябрь көнне район җирлекләрендә үзара салым мәсьәләләренә багышланган референдумнар һәм җирле үзидарә органнарында буш булган округларга депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар үткәреләчәк.

 Бу көнне районда барлыгы 43 сайлау участогы эшләячәк. Алар сайлаучыларны 7.00 сәгатьтән башлап 20.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр. Сайлауларда 18 яше тулган һәм аннан өлкәнрәк гражданнар катнаша ала.

Фото:https://pixabay.com


Нет комментариев