Сарманлылар ябык бүлмәләрдә дә дистанция сакларга тиеш
COVID-19 вирусын йоктыру өчен иң куркыныч урыннар булып ябык бүлмәләр торалар.
Бу турыда брифингта ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. Аның сүзләре буенча, күп кеше җыела торган урыннардагы дистанция саклап булмый торган ябык бүлмәләр әлеге зәхмәтне тарату өчен бик куркыныч җир булып саналалар, бигрәк тә чирнең чыганагы шунда булса. Монда кафе, ресторан, кинотеатр кебек урыннарны кертергә була.
Яңалык news.mail.ru сайтыннан алынды
pixabay.com сайтыннан фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев