САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлылар сәламәтлек көнен билгеләп үтәләр

Сәламәт яшәү рәвешен берничә төрле компонент тәшкил итә:

Дөрес туклану.

Бу - диетада утыру, дигән сүз түгел. Үзегез пешергән гади һәм файдалы ризыкларга өстенлек бирегез. Эшкәртелгән продуктларны киметегез һәм артык майлы, тозлы-борычлы, бик баллы азыкларны рационнан төшереп калдырыгыз.

Җитәрлек күләмдә су куллану

Кеше тәүлеккә 1,5–2 литр су эчәргә тиеш. Гомумән, сыеклык, дип буталмагыз, сүз сыйфатлы, чиста су турында бара. Организмнан шлак-ларны һәм токсиннарны чыгару, кислота-селтеле, термик, гемодинамик балансны нормада тоту өчен кирәк ул. Су җитмәү тиз картаюга, авырулар килеп чыгуга китерә.

Тәнгә чама белән генә физик нагрузка бирү

Спорт белән шөгыльләнеп кенә, сәламәтлекне саклап була, дигән фикер күпләрне куркыта. Күңелгә хуш килә торган шөгыльләр дә бар: велосипедта яки ролик-ларда йөрү, теннис уйнау, җиңелчә гимнастик күнегүләр...

Җәяү күп йөрү

Җәяү йөрү – яшьлекне һәм сәламәтлекне саклауның гади, ләкин үтемле юлы. Йөрү буыннарны ныгыта, кан басымын нормальләштерә, мускулларны һәм суставларны күнектерә, ашказаныэчәк эшчәнлеген яхшырта. Акрын адымнар белән йөрмәгез, энергия белән атлагыз.

Саф һава сулау

Үпкәләргә күбрәк чиста саф һава керсен. Күнегүләрне, йөгерүләрне транспорт йөргән җирдән ерактарак үткәрергә кирәк. Яшеллек күп булган урынны сайлагыз. Газлылык көчле булган районда яшәсәгез, атнага бер-ике тапкыр табигатькә чыгарга тырышыгыз.

Көндәлек режимны дөрес үтәү

Билгеле бер вакытта йокларга ятып һәм иртә уянсагыз, үзегезне күтәренке кәефле итеп тоярсыз. Кешенең табигый биоритмы белән тәүлеклек цикл бәйләнешен дә истә тотарга кирәк: төнге уникегә кадәр йокларга яту организм өчен ял икәнлеге күптән билгеле.

Стрессларны киметү

Хәлдән тайганчы эшләргә тырышмагыз. Конфликтларда, агрессив бәхәсләрдә катнашмагыз. Күңелсез хәбәрләр, кримина ль в акыйга лар белән мавыкмагыз. Үзегезгә ошамый торган фильмнарны да карамау хәерлерәк. Гомумән, кәефне төшерә торган эшләрдән читтәрәк торыгыз, чөнки нерв системасы һәм эчке органнар кәеф белән тыгыз бәйләнгән.

Начар гадәтләрдән арыну

Тәмәке тарту тән тиресенә, тешләргә, тамакка, буыннарга, үпкәгә, ашказанына зыян сала... Алкогольне еш куллану нерв системасын җимерә, аппетитны күтәрә, кеше бертуктаусыз ашап тора, чамасыз тазара. Компьютер уеннары бәйлелеккә кертә, акылны томалый, күз күрү начарая, аркалар бөкрәя.

Позитив караш формалаштыру

Сәламәт һәм уңышлы кеше булып күренә белергә кирәк – бу сәламәтлек ныгытуның гади, әмма үтемле юлы. Бу очракта табиблар киңәше генә булыша алмый. Үзеңә ышаныч һәм тышкы кыяфәтне контрольдә тоту гына яхшы нәтиҗәләр бирә. Әгәр көн саен менә шуларны үтәсәгез, бик тиз үзгәрешләр тоя башларсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев