Сарманлылар бүген герой-шагыйрьне искә алалар
Бүген бөтен татар дөньясы милләтебезнең күренекле улы, фашист тоткынлыгында батырларча һәлак булган герой-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтә.
Исән булса, аңа 119 яшь тулган булыр иде.
Муса Җәлил Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында туа.
1942 елның июнь аенда ул Волхов фронтында авыр яралана һәм дошман кулына эләгә. Ләкин тоткынлыкта да фашизмга каршы тиңсез көрәш алып бара, «Идел-Урал» легионын җитәкли. 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә 11 легиончыны җәзалап үтерәләр. Ләкин илгә батырларның данлы исеме, шагыйрьнең үлмәс шигырьләре кайта... Шагыйрь образы, Ватанга бирелгәнлекнең, аның азатлыгы өчен көрәшнең якты үрнәге булып, бөтен дөнья халкы күңеленә кереп кала. Аның фашист төрмәсендәге батырлыгы гына түгел, шигырьләре дә бөтен дөньяга билгеле.
Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла, – дип яза ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев