САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Сарманга «Җомга марафоны» килде

Кичә Сарман балалар сәнгать мәктәбе залында «Җомга марафоны» узды.

«Җомга марафоны» – «Терәк-Опора» иҗтимагый-файдалы хәйрия фонды тарафыннан оештырылган проект. Аның максаты – республика халкына татар телендә аңлаешлы вәгазьләр сөйләү, мөнәҗәтләр башкару, төрле яшьтәге милләттәшләребезне дин һәм тел берлегенә тарту. 

Чарада республикабыз башкаласы Казаннан мәртәбәле кунаклар, район имамнары, район мәктәпләренең югары сыйныф укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм башкалар катнаштылар. 

Кунаклар иң элек район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Соңыннан сарманлылар белән бергәләп мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Кунакларны Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучыларыннан торган курайчылар ансамбле матур чыгышлары белән сәламләде. 

Мәктәп залында исә чараның икенче өлеше мәктәп укучыларының мөнәҗәтләре белән башланды. Катнашучылар алдында Утыз Имәни исемендәге мәчетнең имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов татар телен үстерүнең әһәмиятенә тукталды. Ул шулай ук балалар чыгышына югары бәя бирде.

– Афәрин! Район җирлегендә татар халкының милли уен коралын саклый, аңарга карата балаларда кызыксыну уята алгансыз, – диде ул.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде. 

Соңыннан кунаклар шулай ук район үзәгендәге «Тәүфыйк» мәчете остаханәсендә, Морад Рәмзи исемендәге Иске Әлмәт мәктәбендә булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев