САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Сарманда Ватан сакчыларын зурладылар

Бүген район Үзәк ял паркында Ватан сакчысы көне һәм елы уңаеннан тантаналы чара оештырылды.

Анда катнашучыларны Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариатның хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Ленар Һадиуллин котлады, махсус операция зонасына гуманитар конвой илтүдә катнашучыларга – медальләр, аерым кешеләргә – аерым отряд һәм гаскәрләрнең Рәхмәт хатларын тапшырды. Районда «Хәрби кардәшлек» җәмгыяте җитәкчесе Рамил Юнысов гаскәрдәшләрен Германиядә Совет гаскәрләре төркеменең юбилей медальләре белән бүләкләде. Хәрби хәрәкәтләрдә – һәлак һәм тыныч тормышта вафат булган хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Район диңгезчеләре берләшмәсе рәисе Мөнәвир Зыятдинов хәрби-диңгез флоты ветераны Мәгъсүм Зәйнуллинга «Сарман» газетасының аның турында мәкалә бастырылган өр-яңа санын бүләк итте, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге коллективына рәхмәт белдерде.
Ахырдан мемориалга чәчкләр, тәкыялар салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев